Бәетләр. Аларны мөмкин тагын яңартып, яисә өстәмә итеп, төзәтеп язып җибәрергә. Бу дөньяда якын кешеңне югалту – иң авыр, иң зур югалтуларның берсе дип саныйбыз.Тагын киләбез бер кат ИСТӘЛЕК дигән нәрсәгә. Бераз вакыт үткәч, кайгы онытыла диеп әйтәләр. Может быть шулайдыр, может юк. Тик иногда хоть бер генә минут күрге кели вафат булган якын кешеңне. Тик шулай түгел.
Жафярова Алия апаның вафат булган туганы Фейзрахманов Мясум абыйга карата багышлап язган бәете “ Туган як” газетасыннан. №1. Рухың шат булсын. ( Сөекле туганым Фейзрахманов Мәсумга багышлыйм) Җомга көн 12 сәгаттә Телефон шалтырады. Мясум вафат булды дигәч Йөрәгем калтырады.
Яшәргә тиеш идең син Нигә соң иртә киттең? Туганнар, балаларыңны Зур кайгыларга күмдең.
Туганым, дөньяда чакны Бигрәк шат, юмарт идең, Туганнарга, дусларга син Ярдәмче була белдең.
Туйганчы серләшә идек, Өстәл артына утырып. Хәзер кабереңә карыйм, Күзләремне тутырып.
Җылы яктан кошлар кайтты Карлар эреп беттеләр Утырткан алмагачларың Өзелеп сине көттеләр.
Үткән ел кайттың авылга Машинага утырып Киткәндә озатып калдым Күзләремне тутырып.
Синең баскан эзләреңне Елый-елый эзлимен Алла биреп кайтырсың дип Өметемне өзмимен.
Хәер бирәм, дисбе тартам Атна көн кичләрендә Җәннәт кебек нур балкысын Каберең эчләрендә.
Сиңа язган бәет сүзем Дога булып барсын кабереңә Бу дөньяда артык күршалмабыз Хуш, бәхил бул,Мәсумым, мәңгегә.
6 июнь 2008ел.
№2. Җылы яктан кошлар кайтты. (Фейзрахманов Мясумга багышлап, сестрасы Җафярова Алия ападан.)
Көтмәгәндә яшен сукты кебек, Ямьсез авыру килде үзеңә.
Терелмәдең,киттең мәңгегә.
Җылы яктан тагын кошлар кайтты, Син кайтмыйсың өзелеп көтсәк тә, Елың җитте, бигрәк сагынабыз, Җаның күчсен инде җәннәткә.
Тусаң да син салкын кыш аенда, Җылы бөркеп тордың безләргә. Язлар җиткәч бу дөньядан киттең, Зур кайгылар салып безләргә.
Гел хәтердә бергә үскән чаклар, Иң кадерле туганыбыз син. Син булмауга ышана алмыйбыз, Әйтерсен лә һаман юлда син.
Кая барсам, ниләр эшләсәм дә, Йөрәгем турендә торасын. Сине көтеп айлар, еллар үтә, Һич төзәлми йөрәк ярасы.
Туганкаем, син бит миңа Иң якынның якыны идең. Күңелем ярсыган чакта Җылы сүз таба идең.
Алмагачлар сине көтеп Башларын түбән игән. Туып-үскән йортның яме Тик Мясумым булган икән.
Һәр көн зиратларга менәм, Ишетергә телим сүзеңне. Дога кылам якты рухыңа синең, Тик күрәлмим генә үзеңне.
Кайтырмын диеп юлга чыктың, Кайталмадың, күпме көтсәк тә. Ятыр туфрагың җиңел булсын, Ходай урын бирсен җәннәттә. (Жафярова Алия).
Аллямов Ринатка багышланып язылган бәет, сестрасы Надерә тарафыннан.
М.М. Минем уйлавым буенча да, Ринат(1956-1997) акыллы, сабырлыклы, тәртипле,оялчан кешеләрнең берсе иде. Көчле дә иде. Мәсәлән, стройкада эшләгәндә, ул ак кирпечне кулы белән сугып, уртак яручы иде. Андыйлар яшьләр арасында сирәк очрый.
Бисмиллях диеп язамын Корьән шәриф аятен, Укыганда еламагыз Мәрһум Ринат бәетен.
Тарих меңдә тугыз йөздә Тугызан җиденче елда Ринат туганым вафат булды Кастаханә урнында.
Кошлар сайрый яз башында, Кошның телен кем белә, Ник гөмерең кыска булды, Аны бер Ходай белә.
Җыелдылар туганнарың Сине гүргә куярга, Шулай инде Алла язган, Кырык яшьтә дөнья куярга.
Күрешләрең җыелдылар Чыназа намазына, Күтәреп алып киттеләр Сине гүргә салырга.
Җыназаңны алып киткәч Халык калды елашып. Ятимь калды ике балаң, Нәнәй калды адашып.
Нигә икән шулай булды, Әти арты үлергә? Кырык яшькә генә җитеп Кара гүргә керергә.
Туганнарың, тәтәләрең Мәҗлесеңә килерләр. Җомга кичне синең рухыңа Хаер-садака бирерләр.
Пьяна буенда, Ринат, син, Балык тотып йөредең. Уйнап, көлеп, биеп, җырлап Зифаның туен йөредең.
Кара кудряу чәчләреңне Тарый идең син артка. Бу бәетне багышлыйм мин Газиз туганым Ринатка.
Кабереңә чәчәк чәчтем, Кирәк инде коярга, Нәнәйнең йөрәк януын Ничек кенә тоярга.
Су буендагы камышларның Җилләр бөгә башларын. Кырык яшәңә җитеп Ак дөньяны ташладың.
Берни ярдәм табылмады Бу жиңелмәс зәһъмәткә. Алла тәгалә алып барсын Җаннарыңны җәннәткә.
Үлемең синең көтеп алды Ямьле апрель аен, Малайларың утырттылар Кабереңә ак каен.
Соңгы кат сез утыргансыз Әти белән көймәгә. Мондый кайгылар салмасын Алла Тәгалә кемгәдә.
Ринат бәгърем шуның белән Бәетемне бетерәм, Сәйләмемне кабул ит Туганың Надерәдән.
Османова(Аллямова) Надерә.
Теләге булган кеше язсын иде шундый бәетләр.
М.Максут.
|
© xi6000 |